ВебКвест


" Театр дөньясы..."
ВебКвест



Кереш
Театр дөньясы... Сихри дөнья...Могҗизалар дөньясы...Аның серләренә төшенү күңелгә ниндидер ләззәт китерә...
Шушы сүзләрне исбатлау өчен мин Сезнең әлеге ВебКвестта Театр Дөньясына  "чумуыгызны"  һәм серләренә төшенүегезне теләр идем.
Республикабызның башкаласы - Казанда, белгәнегезчә Театрлар бик куп. Һәм Сезгә аларның икесе - Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт Драма һәм Комедия театры белән бәйле булган биремнәр үтәргә кирәк булачак.

Бирем
Класс 2 төркемгә бүленә. 1нче төркемгә Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры, 2нче төркемгә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт Драма һәм Комедия театры турында нинди дә булса кызыклы, оригиналь формада чыгыш әзерлисе була. Чыгыш ясау өчен сезгә 7-10 минут вакыт биреләчәк.
Чыгыш ясаучылар түбәндәгеләр турында сөйләргә тиеш булалар:
1) Кыскача Театрның тарихы;
2) Театрның репертуары;
3) Театрның атаклы шәхесләре;

Сылтамалар:
1нче төркем Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры,

2нче төркем Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт Драма һәм Комедия театры.

Бәяләү критерийлары:
1) Оригинальлек (доклад оригинальлеге) = 1 балл.
2) Аудио яки видео материаллар файдалану = 1 балл.
3) Вакыт чикләрен бозмау. Онытмагыз сезгә бары тик 7-10 минут кына вакыт бирелә = 1 балл.
4) Эзләнү. Бирелгән сылтамалар белән генә чикләнмичә, башка ресурслардан да мәгълүмат табу = 1 балл.
5) Хаталар. Тупас хаталар юк = 1 балл.
Иң югары билге = 5 балл.
Смайлик
Йомгак.
Әлеге ВебКвестның максаты:
- укучыларны Театр сәнгате белән таныштыру,
- аларда кызыксыну уяту,
- эзләнергә өйрәтү,
- командада эшләргә өйрәтү.

Уңышлар!

Комментариев нет:

Отправить комментарий